«Яшәгән ди, булган ди Яңа ел уенчыгы»: иҗади остаханә (6+)

Яңа ел — кул эшләнмәләре ясау өчен иң кулай вакыт. Соңгы вакытта үз кулларың белән ясалган уенчыклар популярлаша башлады. 
18 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы булды. 

была игрушка
IMG_20211218_140827
IMG_20211218_140904
IMG_20211218_130952

Мастер-класс вакытында китапханәче балаларга Яңа ел бәйрәменең гореф-гадәтләре турында сөйләде, яшь китап сөючеләрне кул эшләренең төрле техникалары турындагы журнал һәм китаплар белән таныштырды һәм «Могҗизалар көтүче дөнья» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Төрле төсле сәйләннәр, кар бөртекләре, җилем, атлас тасмалар һәм төсле кәгазьләр ярдәмендә балалар урман чибәре – чыршыкайны бизәү өчен Яңа ел уенчыклары ясады. Үзләре ясаган уенчыкларны алар бик теләп, туганнарына бүләк итәргә яисә Яңа ел чыршысына эләргә дип, өйләренә алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: